Саклаубашта яшьләр дә, өлкәннәр дә актив сайлыйлар
Җәмгыять

Саклаубашта яшьләр дә, өлкәннәр дә актив сайлыйлар

Саклаубаш авылы мәдәният йортында урнашкан 2520 санлы сайлау участогына да сайлаучылар актив киләләр.

- Яшьләр дә, өлкәннәр дә актив, гаиләләре белән бергәләшеп килүчеләр сөендерә, - диделәр сайлау комиссиясе членнары.

Гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган лаеклы ялдагы мөгаллимә Нурия Хәлиулла кызының тормыш иптәше Дилүс Сафин – “Тукай” совхозының легендар рәисе Тимергали абыйның улы. Алар – икесе дә актив позицияле, алдынгы карашлы кешеләр. Сайлауда катнашуны да гражданлык бурысы дип саныйлар. 

Гомер буе җитәкче постларда хезмәт куйган Фазлыйәхмәт абый да тормыш иптәше Разия апа белән парлап килгән. Шәригать кануннары белән яшәүче Хаҗиевлар ил-көннәребезнең тыныч, имин булуын телиләр.   

Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче Илдар Хафизовның тормыш иптәше Лилия улы һәм кызы белән килгән. Гаилә җиңүле очрашулар көтеп яши. Казан авиация институтында укучы уллары Камил быел мондый мөһим чарада беренче тапкыр катнашкан. Ә Илдана әлегә мәктәптә 11 сыйныфта укый икән. Ул да сайлауларга килүнең бик җаваплы эш икәнен аңлаган.


Нет комментариев