САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Зилә Шәфигуллина сабакташларын тапкан

.

Кадерле дуслар, якташлар, туганнар! Мин - Яхшы Каран кызы. Моны,  горурланып, бар дөньяга кычкырып әйтәсем килә – мин сезнен Диләрәгез (документлар буенча Зиляра булсам да)! Миндә шундый фикер туды:  нишләп әле без карт булыйк, ди... Классташларыбыз өчен без бит - яшьтәшләр, шул ук Мәллә суын эчеп үскән, Кетес тауларының "биеклеген" үлчәгән, яшел чирәмендә аунаган, әрәмәлектә, урманында бөтен ашарга яраклы үсемлекләрдән авыз иткән, ындыр табагында кайнаган балалар... Мин 1966 елны авылыбызның башлангыч мәктәбен тәмамлап, Түбән Кама шәһәренә күчтем, шул ел азагында әбием-әнием Хәерлебанат та шәһәргә килде.

Сезнең хакта ярты гасырдан артык ишеткәнем, сезнең белән очрашканым булмады, бәгырьләрем! Классташларым Назыйфа белән Илдус мине эзләп таптылар, рәхмәт яугырлары! Исән чакта аралашыйк әле”, - дип язып җибәргән безгә Зилә ханым.

1963 ел. Укытучыбыз Әнисә апа Абдуллина белән.

Фото – Зилә Шәфигуллина архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев