САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яхшы Каранны Нина, Кристина, Елена тота

.

 117 кеше яши торган Яхшы Каран авылын чуаш кызы Нина, рус кызы Кристина, керәшен кызы Елена гөрләтеп тоталар. Кристина Гарипова авыл клубы белән җитәкчелек итә, Елена шунда техник хезмәткәр булып эшли, Нина Гомәрова китапханәдә хезмәт куя, өстәвенә чуаш һәм татар бизәкләре белән чигүләр дә чигә, балаларны да кул эшләренә өйрәтә. Александровка авыл җирлегендә үткәрелгән халык җыенына да ул бик бай кул эшләре күргәзмәсен алып килгән иде. Клубта башка төрле түгәрәкләр дә эшли.
 Александровка авыл җирлегеннән хәбәр итүләренчә, кечкенә генә авылда алар барлык бәйрәмнәрне билгеләп үтәләр, күп төрле чаралар үткәрәләр, бик дус һәм тату эшлиләр, өчесе дә бик әйбәт итеп татар телендә сөйләшәләр һәм өчесе дә кияүдә – татар егетләрендә.

#авылдаяшәүкемгәрәхәт
 Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #сарманавылдаяшәүкемгәрәхәт