САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Мәгариф

XIII Халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы Казанда старт ала

13-16 апрельдә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча XIII Халыкара олимпиада уздырылачак. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, чарада Россиянең 30 төбәгеннән һәм 5 чит илдән барлыгы 500гә якын катнашучы көтелә, дип яза «Татар-информ» МА.

Быелгы интеллектуаль бәйге Габдулла Тукай иҗатына багышлана. Олимпиадада республика һәм төбәкара турларда уңышка ирешкән укучылар, шулай ук интернет-тестлар һәм әңгәмәләр узганнар катнаша ала. Финалга үткән конкурсантлар жюри алдында Тукай һәм Муса Җәлил иҗатына кагылышлы проектларын тәкъдим итәчәк.

Олимпиаданың ачылу тантанасы 13 апрельдә 18:00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында уза. Төп сынаулар «Байтик» балалар савыктыру-белем бирү комплексында оештырылачак.

Ярышлар 16 апрельдә «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә узачак Туган тел форумы белән тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев