Владимир Путин: «Россия һәм АСЕАН киң партнерлыкка әзер»
Россия Президенты Владимир Путин Казанда узган Россия – АСЕАН саммиты йомгаклары буенча фикерләре белән уртаклашты. Аның сүзләренчә, очрашу ышанычлы һәм конструктив рухта узган, делегацияләр арасында үзара аңлау югары дәрәҗәдә булган, дип яза «Татар-информ» МА.
Дәүләт башлыгы саммитта катнашучы илләрнең күпьеллык тәҗрибәгә нигезләнеп, икътисад, инвестицияләр һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә бәйләнешләрне тирәнәйтүгә һәм яңа перспективалы проектларны гамәлгә ашыруга омтылышын аерым билгеләп узды.
Очрашу нәтиҗәсендә кабул ителгән Казан декларациясе тарафларның халыкара хокук нормаларына тугрылыгын һәм гадел күпполярлы дөнья төзүгә юнәлешен раслый. Моннан тыш, сәяси диалогны, сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне һәм мәдәният аралык элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән уртак эш планнары да расланды.
Путин саммитның нәтиҗәле булуы һәм аның ике як өчен дә озак сроклы файдалы хезмәттәшлеккә нигез салуы турында ышандырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев