Татарстанда Идел буе халыкларының XIX–XX гасыр башы костюмнары тергезелде
Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырылган тарихи-этнографик проект кысаларында Казан Идел буе төбәгендә яшәүче сигез халыкның – татарлар, руслар, керәшеннәр, мишәрләр, башкортлар, марилар, мордвалар, удмуртлар һәм чувашларның милли киемнәре реконструкцияләнгән. Төп игътибар XIX гасырның икенче яртысы – XX гасырның беренче яртысы чорына юнәлдерелгән, дип яза «Татар-информ» МА.