САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вәзирә апа эшсез тора алмый

“Әле хәзер дә тик торуны һич белми, эшли дә эшли”, - диләр авылдашлары Яңа Әхмәт авылында яшәүче хезмәт ветераны Вәзирә Салихова хакында.

Сугыштан соңгы авыр еллар аның хәтеренә дә сеңеп кала. Гаиләдәге җиде баланың иң кечкенәсе булганлыктан, аңа бала карау, авыр эш бик эләкми, әмма кызчык ул елларның ачлыгын да, ялангачлыгын да мулдан татырга өлгерә.
- Алабута кушылган арыш ипиенең тәме бүген дә тел очында тора кебек. Әле ул вакытта хәзергедәй тегермәннәр дә юк бит. Арыш бөртеген ярма ташында тарта идек. Олы апабыз Нәҗибә гел ярма ташы әйләндерүдә булыр иде. Басудан, ындыр табагыннан ияреп кайткан барлы-юклы арышны базга алып төшеп тарта иде, чөнки авылга даими рәвештә тикшерүчеләр килеп торалар, ярма ташын сизсәләр, тентү үткәрәләр, тапсалар, алып китәләр... - дип искә ала Вәзирә апа ул еллар хакында.
Аның хакындагы тулы язманы “Сарман” газетасының 28 октябрь санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев