Вәлишиннар ике бәйрәмне бергә билгелиләр
Илсөяр һәм Клара Вәлишиннар өчен бүген икеләтә истәлекле көн булды.
Гомерен авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерүгә, туган як җирләрен сугаруга багышлаган хезмәт ветераны Илсөяр Яхъя улына 85 яшь тулса, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә зур хезмәт куйган мәгариф ветераны, “Сарман” газетасының актив хәбәрчесе Клара Нур кызы белән гаилә корып яши башлауларына 60 ел булган. Юбилярларны истәлекле бәйрәмнәре белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәхмәт хатлары, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов та тигез гомер, саулык, бәрәкәтле тормыш теләделәр. 23 февраль – Ватан сакчысы көне якынлашкан көннәрдә яшьармиячеләрдән дә тәбрик сүзләре кабул иттеләр. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина да районның ныклы гаиләсен котладылар. Кызлары Резедә дә әти-әнисен хөрмәтләргә, аларны бәйрәмнәре белән котларга кайткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев