«Үз һөнәрендә иң яхшысы»: Татарстанда төбәк ярышлары старт алды
Татарстанда «Үз һөнәрендә иң яхшысы» Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы старт алды. Ярыш «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында оештырыла. Бу хакта республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр ителде.
Бәйге 23 төрле һөнәри юнәлешне (компетенцияне) колачлый. Алар өчен махсус мәйданчыклар республиканың эре предприятиеләре һәм уку йортлары базасында әзерләнгән.
Төбәк этабы 1 апрельдә Казан дәүләт аграр университеты базасында агрономнар бәйгесе белән башланып китте. Ул август аенда Җәлил поселогында бульдозер машинистлары ярышы белән тәмамланачак.
Министрлык мәгълүматынча, конкурста катнашу өчен гаризаларны һөнәр ияләре үзләре дә, эш бирүчеләр дә тапшыра ала. Төп таләпләр: Россия гражданы булу, әгәр дә эш бирүче тарафыннан тәкъдим ителсә, стаж кимендә 3 ел булырга тиеш. Төгәл вакытлар һәм шартлар белән бәйгенең рәсми порталында танышып була.
Чарада классик эшче һөнәрләрне (токарь, фрезерлаучы, эретеп ябыштыручы, ташчы) үзләштергәннәр дә, заманча технологик юнәлешләр – робототехника һәм пилотсыз очкычлар операторлары да катнаша ала. Оештыручылар аерым «Икенче старт» номинациясен дә игътибардан читтә калдырмаган. Ул махсус операция ветераннары, шулай ук һөнәрен үзгәртеп, яңа белгечлеккә өйрәнергә теләгән гражданнар өчен булдырылган.
Катнашучыларның осталыгын 156 тәҗрибәле эксперт бәяләячәк. Алар арасында эш бирүчеләр, профсоюз вәкилләре, уку йортлары һәм дәүләт хакимияте органнары белгечләре бар. Төбәк этабында җиңүчеләрне медальләр, махсус статуэткалар, шулай ук илнең иң оста һөнәр ияләре арасында Татарстан исеменнән чыгыш ясау хокукы (бәйгенең федераль этабына юллама) көтә.
Федераль этапта призерларга зур акчалата бүләкләр тәкъдим ителгән: беренче урын – 1 млн сум, икенче урын – 500 мең сум, өченче урын – 300 мең сум.
2025 елда Татарстан федераль этапта 20 номинациянең 18ендә катнашкан. Йомгаклау буенча республика вәкилләре 2 алтын, 2 көмеш һәм 3 бронза приз яулаган.
«Үз һөнәрендә иң яхшысы» бәйгесе илнең кадрлар потенциалын ныгыту максатыннан үткәрелә. Аның төп бурычлары – катнашучыларны һөнәри яктан үстерүгә этәргеч бирү һәм алдынгы тәҗрибәне тарату, нәтиҗәдә тармакта хезмәт сыйфатын күтәрү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев