САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уңган бакчачылардан КИҢӘШЛӘР: «Язын карлыган куагы өстенә кайнап чыккан су сибегез»

Помидор үсентеләрен теплицага утыртыр алдыннан, теплицаның үзен һәм туфракны түбәндәге катнашма белән эшкәртеп чыгыгыз.

500 гр мочевина + 300 гр тимер купоросы + 100 гр бакыр купоросы. 100 гр катнашманы 10 литр суга салып болгатыгыз. Әлеге катнашма туфракны һәм теплицаны авырулардан һәм бактерияләрдән арындыра. Аны, бөреләре чыкканчы, җиләк-җимеш куаклары һәм агачларына да сибеп була, ул гөмбәчек авыруларыннан котылырга булыша.

Бакча җиләгенең корыган яфракларын кисеп алыгыз, аларда узган елгы гөмбәчек авырулары калган булырга мөмкин. Аннары һәр төпкә 1-2 аш кашыгы коры биогумус сибегез, көл дә сибәргә ярый. Тук­ландыру турында да онытмагыз: 10 литр суга ярты чәй кашыгы (2 гр) бор кислотасы (кайнар суда эретәбез), ярты чәй кашыгы марганцовка, 15 тамчы йод, 2 аш кашыгы нашатырь спирты (яки мочевина) кирәк була. Көл сипмәгән булсагыз, шушы катнашмага көл суы да кушарга мөмкин. Моның өчен кайнар суга бер стакан көл салып болгатыгыз. Суынгач, катнашмага кушыгыз. Әлеге ысул авыруларга каршы көрәшергә һәм күп уңыш алыр­га булыша.

Карлыган куагы өстенә, вегетация чоры башланганчы, кайнап чыккан су сибегез. Җимеш агачларына 10 литр суга 700 гр мочевина салып сибәргә мөмкин.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев