ТР Хезмәт министрлыгы: Ел саен 28 мең кадр яңартырга кирәк
Республикада эш белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе Россия буенча уртача күрсәткечтән югары. Соңгы биш елда республика икътисадына 92 меңнән артык кеше җәлеп ителгән. Шул ук вакытта хезмәт базарында тигезсезлек саклана. Якын киләчәктә төбәкнең кадрлар ихтыяҗы турында ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова сөйләде, дип яза «Татар-информ» МА.
Спикер сүзләре буенча, хезмәт базарында тигезсезлек саклана: 49 мең вакансия бар, рәсми теркәлгән эшсезләр саны – 3,6 мең. Халыкара хезмәт оешмасы методикасы буенча исә 34 мең эшсез турында сүз бара.
Хезмәт базарын җайлар өчен «Кадрлар» милли проекты булдырылган. Кадрлар фаразы – тигезлекне саклау инструментларының берсе, ул «Хезмәт базары белән идарә итү» федераль проектында каралган.
– Милли проект башланганнан бирле икътисадның кадрлар ихтыяҗын фаразлау системасы үзгәрде. Хәзер ул Россия Хөкүмәте карары белән расланган гомуми федераль фаразлау методикасы буенча башкарыла. Яңа методика бөтен Россия өчен бердәм кадрлар ихтыяҗын фаразлау алымнарын күздә тота. Фаразлауда статистика мәгълүматлары, макроикътисади фаразлар, демографик күрсәткечләр кулланыла, – дип аңлатты Клара Таҗетдинова.
Прогноз буенча, Татарстанда эш белән тәэмин ителгәннәрнең еллык уртача саны 2032 елга 17 меңгә якын артырга тиеш. Эш белән тәэмин ителгәннәр санының иң зур үсеше транспорт, сәламәтлек саклау, профессиональ эшчәнлек, мәгълүматләштерү һәм авыл хуҗалыгы кебек өлкәләрдә көтелә. Шул ук вакытта сәүдә, административ эшчәнлек, мәгариф һәм дәүләт идарәсе өлкәсендә бераз кимү булу ихтимал.
– Безнең өчен тагын бер мөһим күрсәткеч – алмаштыру кадрлар ихтыяҗы. Без 17 меңгә якын артырга тиеш, моңа ирешү өчен ел саен 51 меңнән артык кешене – шул исәптән пенсиягә чыгучы кадрларны – алмаштырырга тиеш булачак. Шул ук вакытта яңа җитештерүләр ачылачак, яңа эш урыннарына да халыкны җәлеп итәргә кирәк, – дип билгеләп үтте министр урынбасары.
Республика икътисадына ел саен белгечләрне һәм квалификацияле эшчеләрне алыштыру таләп ителәчәк – барлыгы 28 меңгә якын кеше. Югары белемле җитәкчеләр һәм белгечләргә сорау якынча 18 мең кеше тәшкил итәчәк. Эш белән тәэмин ителеш структурасында 4 меңнән артык квалификациясез хезмәт белән шөгыльләнүче кеше сакланачак.
– Безнең мәгариф системасы ел саен хезмәт базарына чыгучы 48 меңгә якын белгеч әзерли. Бу алмаштыру кадрлар ихтыяҗының 92 процентка якынын капларга мөмкинлек бирәчәк, – дип өстәде спикер
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев