ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы 2026 елда янгын куркынычы көтелгән айларны атады
Татарстанда янгын куркынычы сезоны башлана. Аеруча киеренке чорлар, фаразлар буенча, апрель һәм май айларына туры киләчәк. Моны ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров билгеләп үтте, дип яза «Татар-информ» МА.
Министр сүзләренчә, урманнарда янгын чыгу куркынычы октябрь аена кадәр сакланачак. Россия Гидрометеорология үзәгенең алдан күрәтүенә караганда, 2026 елда республика урманнарында янгын куркынычының иң югары дәрәҗәсе июль һәм сентябрь айларында көтелә.
Равил Кузюров ассызыклаганча, янгын куркынычы арткан очракта, министрлык кешеләрнең урманга керүен һәм анда транспорт чаралары йөрүен чикләү буенча тиешле чараларны күрәчәк. Мәсәлән, узган ел мондый чикләүләр 31 майдан 20 июньгә кадәр гамәлдә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев