САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Темирҗан Сабиров республикада өченче булды

Район пенсионерларының шахмат-шашка буенча зона ярышларында җиңү яулаулары хакында язган идек инде.

Алар республикада да сынатмаганнар – 5 урынга лаек булганнар.
- Ярышларда 51 команда катнашты. Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Саба районы командаларыннан кала беренче бишлектә безнекеләр булуы – начар күрсәткеч түгел. Уенчылар арасында профессиональ дәрәҗәдә уйнаучылар да бар иде бит, - диде Россия пенсионерлары берлегенең Сарман бүлекчәсе җитәкчесе Нурсинә Хәйруллина.
Шәхси беренчелектә дә уңышлары яхшы безнең өлкәннәребезнең. Җәлил поселогыннан Темирҗан Сабиров өченче призлы урынны яулаган. Мортыштамак авылыннан Галия Гәрәева бишенче булган. Поселок ветераннары Ландыш Ихсанова – җиденче, Рамил Талибуллин тугызынчы урыннарны алганнар.
- Чыннан да, бик көчле шахматчылар белән уйнарга туры килде. Араларында тренер булганнары, шахмат буенча уку йортлары тәмамлаучылар да бар иде. Әлбәттә, без сынатмаска тырыштык. Без дә булдырабыз икән, дип сөендек, - дип шатлыгы белән уртаклашты Галия апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев