«Тату сыйныф серләре» бәйгесендә Сарманлылар ярымфиналга үттеләр
Узган атнада Тукай районында «Тату сыйныф серләре» әти-әниләр комитеты республика конкурсының зона этабы үтте.
Бәйгедә Актаныш, Минзәлә, Сарман, Тукай һәм Мөслим районнары мәктәпләре чыгыш ясады.
Командалар “Безнең тату сыйныф" исемле визит карточкасын тәкъдим иттеләр, иҗади проектларын якладылар. Сыйныфларның эшчәнлеге белән махсус күргәзмәдә дә танышырга мөмкин иде. Бәйгедә районыбыз данын яклаган Сарман урта мәктәбенең 6 нчы в сыйныфы һәм әти-әниләр комитеты (класс җитәкчесе Хусаенова Венера Рафизовна ) 2 нче урынны яулады.🏆 Алар ярымфинал этабында чыгыш ясаячаклар. Без аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз, уңышлар телибез.✨
#ТатуСыйныфСерләре
#сарманобразование
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев