Татар журналистикасы тарихына багышланган күргәзмә әзерләү мөмкинлеге бүген «Татмедиа» АҖ белән Татарстан Республикасы Милли музее арасында партнерлык килешүе имзалаганда фикер алышу темасына әверелде, дип яза «Татар-информ» МА.
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков киләсе елга яки алдагы Матбугат көненә журналистикага кагылышлы экспозиция оештыру кызыклы булуын әйтте. Ул татар журналистикасы тарихын визуальләштерү бүгенге журналистларга җитмәвен, ә күргәзмә губерна яңалыкларыннан алып XXI гасырга, ясалма акыл һәм хәзерге медиаларга кадәр чорны колачлый алыр икәнен искәртте.
Милли музей җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов бу идеяне хуплады. Аның сүзләренчә, музей киләсе елга экспозиция планына үзгәрешләр кертеп, «Татмедиа» белән берлектә әлеге күргәзмәне оператив рәвештә әзерли алачак.
Нет комментариев