Җәмгыять

Татарстанның түләүле трассалары рекордлар куя

Алексеевск – Әлмәт түләүле трассаларында һәм Казанда Вознесение трактының икенче этабында трафик исәпләнгән күрсәткечләрдән артып китте.

Бу хакта брифингта ТР транспорт министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

Аның сүзләренчә, автомобильчеләр яңа юллардан актив файдаланалар. Мәсәлән, Алексеевск – Әлмәт трассасында тәүлегенә уртача интенсивлык 5,5 мең машина тәшкил итә, бу 2025 елга булган прогнозлардан ике тапкыр артыграк. Юл республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүчеләргә һәм нефтьчеләргә аеруча кирәк.

Казанда Вознесение трактының түләүле участогыннан көн саен 16-17 мең автомобиль уза. Җәй көне рекорд куелган – тәүлегенә 24 мең авто. Министр сүзләренчә, хәзер төп бурыч – барлык кулланучылар өчен уңайлы юл булдыру.


Нет комментариев