САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанның ике трассасында кар сәбәпле эре транспортка юл ябылды

Татарстанның кайбер трассаларында кар яву аркасында автобуслар һәм йөк машиналары өчен чикләүләр кертелде, дип яза «Татар-информ» МА.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, Р-239 трассасында Чистайдан Әлмәткә кадәр, шулай ук Алексеевск – Әлмәт трассасының Әлмәт районында уза торган өлешендә чикләүләр гамәлгә куелган.

Республика халкын торак пунктлардан ихтыяҗ булмаса гына чыкмаска, шәхси транспортта йөрүдән баш тартырга өндәделәр. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, ярдәм сорап, 8(843)5333888 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Чикләүләр һава шартлары яхшыргач алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев