21 августта, җомга көнне, Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА республика Гидрометүзәгенә сылтама белән.
Көндез аерым районнарда кыска вакытлы яңгыр көтелә.
Һава торышы:
- Урыны белән яшенле яңгыр, боз һәм томан булырга мөмкин.
- Җил: Төньяк-көнбатыштан, секундына 5–10 метр тизлектә (аерым районнарда 14 метрга кадәр). Яшен вакытында тизлеге 15–20 метрга кадәр, ә төнлә урыны белән 24 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
- Температура: Көндез һава температурасы +20…+25 градус булачак.
Нет комментариев