Татарстанлылар МАКС чат-боты аша 69 млн сумлык түләүләр үтәгән
Татарстанлылар «МАКС» илчесе эчендә эшләүче «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» рәсми чат-боты аша 12 ай эчендә 69 млн сум күләмендә түләү ясаган. Бу хакта ТР Цифрлы үсеш министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Түләүләрнең күпчелеге (54 млн сум) торак-коммуналь хезмәтләргә туры килә. Шулай ук сервис аша транспорт картасын тулыландырырга, балалар бакчасы өчен түләргә, табибка яки МФЦга язылырга, салымнарны һәм штрафларны тикшерергә, «Халык күзәтчелегенә» гариза калдырырга, шулай ук иң якын Wi-Fi нокталарын табарга мөмкин. Сервиста 49 меңнән артык граждан исәптә тора.
МАКСта яңа инструментлар үсеше «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проектының халык өчен аңлаешлы һәм җиңел цифрлы хезмәтләр тудыру бурычларына туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев