САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда урманнарны торгызуга финанслау 1,5 тапкырга артачак

2026 елда Татарстанның урман хуҗалыгы тармагын үстерү өчен 160,8 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.

Бу күрсәткеч 2025 ел белән чагыштырганда 44 процентка күбрәк. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге финанслар «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында урманнарны торгызу, орлыклар әзерләү һәм яңа янгынга каршы техника сатып алуга юнәлтеләчәк.

Узган елның нәтиҗәләре буенча, республикада гомуми мәйданы 5335 гектар булган җирдә яшеллек торгызылган. Ведомство җитәкчесе Равил Кузюров билгеләп үткәнчә, киселгән һәм һәлак булган урманнар урынына яңаларын утырту планы 150 процентка үтәлгән. Шул ук вакытта, 2025 елда республикада бер урман янгыны да теркәлмәгән, бу — төрле ведомстволарның һәм муниципаль органнарның бердәм эше нәтиҗәсе. Бүген Татарстан питомникларында киләчәктә утырту өчен 32,6 миллионнан артык яшь үсенте үстерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев