Җәмгыять

Татарстанда томан, яшен һәм көчле җил булачак

4 июньгә каршы төндә, шулай ук иртәнге сәгатьләрдә Татарстан Республикасында һәм Казан шәһәрендә томан күзәтеләчәк. Көндез исә яшен булачак, җилнең тизлеге секундына 15–17 метрга кадәр көчәячәк, дип яза «Татар-информ» МА.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика һәм аның башкаласы халкын, начар һава торышы якынлашу сәбәпле, билгеләр, реклама такталары, агачлар һәм электр линияләре астында йөрмәскә чакыра.

– Балаларны күзәтүсез калдырмагыз. Зыян күрүчеләргә һәм чирлеләргә ярдәм күрсәтегез. Үзегез игътибарлы һәм сак булыгыз! Коткару хезмәтенең бердәм номеры – 112, – диелә ведомство мөрәҗәгатендә.


Нет комментариев