Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда Республика балалар сәнгать фестиваленә старт бирелде

Татарстанда «Минем әти – каһарман» дип исемләнгән Республика балалар сәнгать фестивале башлана. Анда 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге махсус хәрби операция яугирләренең балалары катнашачак. Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, яшь рәссамнарның иң яхшы эшләре 2026 елның сентябрында Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә уздырылачак йомгаклау күргәзмәсендә күрсәтеләчәк, дип яза «Татар-информ» МА.

Проект Балаларны яклау көненә багышланган. Аның төп максатлары — махсус хәрби операцияләрдә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү, гаилә хәтерен саклау, шулай ук яшь буынның иҗади сәләтләрен үстерү. Фестивальне Татарстанда уздыру инициативасы белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон чыккан.

Фестиваль кысаларында республиканың барлык муниципаль районнарында һәм Казанда сәнгать мастер-класслары оештырыла. Бу дәресләрдә танылган рәссамнар җитәкчелегендә балалар үз әтиләренең портретларын төшерәчәк. Мастер-класслар өчен мәйданчык булып мәдәният сарайлары, яшьләр һәм мәдәният үзәкләре, балаларны савыктыру лагерьлары, шулай ук башка мәдәният һәм мәгариф оешмалары хезмәт итәчәк.

Мастер-класслар тәмамлангач, һәр муниципалитетта җирле күргәзмәләр оештырылачак. Иң матур һәм күңелгә иң нык барып иңгән эшләр Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә үтәчәк республика экспозициясенә кертеләчәк.

Әлеге фестиваль 2025 елда Мәскәү өлкәсендә төбәк губернаторы Андрей Воробьев һәм Дәүләт Думасы депутаты Сергей Колунов ярдәме белән Мәскәү өлкәсенең махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе тарафыннан гамәлгә ашырылган проектның дәвамы булып тора.

Фестивальне оештыруда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге, «Беренчеләр хәрәкәте» иҗтимагый берләшмәсенең Татарстан Республикасы төбәк бүлеге, «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан Республикасындагы филиалы һәм төбәк муниципалитетлары катнаша

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев