Татарстанда кабан дуңгызлары саны 2023 елдан бирле 500–600 баштан артмый
Татарстан Республикасында 2023 елдан алып кабан дуңгызларының саны 500–600 баштан югары күтәрелми. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм комитет каршындагы экспертлар советының бергәләп уздырган утырышында Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.
Ул утырышта хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне көйләү турында доклад белән чыгыш ясады.
— Африка дуңгыз чумасы вирусының таралуын булдырмау максатыннан кабаннар санын көйләү буенча 12 карар (боерык) чыгарылды. Бу чаралар 2023 елдан башлап кабаннарның баш санын тораклы рәвештә түбән дәрәҗәдә — 500–600 баш дәрәҗәсендә тотарга мөмкинлек бирә. Соңгы 5 ел эчендә исә аларның саны 91 процентка кимеде: 6076 баштан 551 башка кадәр төште, — диде Рамил Шәрәфетдинов.
Ул шулай ук Африка дуңгыз чумасының беренче очрагы 2020 елда ачыкланганын искәртте. «2020 елдан бүгенге көнгә кадәр республикада барлык төр ау эшчәнлеге нәтиҗәсендә 17 меңнән артык кабан тотылды. Аларның барысыннан да алынган пробалар Африка чумасы вирусына тикшерү өчен тапшырылды», — дип өстәде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев