САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда яңа урман утырту сезоны апрель уртасында старт ала

Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров республикада 2026 елгы язгы урман утырту эшләренең планы белән таныштырды, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

Узган елның иртә языннан аермалы буларак, 2026 елда яз календарь срокларга туры килә. Бу исә эшләрне оештыруда өстенлекләр бирә. Шул ук вакытта министр кышның рекордлы күләмдәге явым-төшемнәр белән тарихка кереп калуын да ассызыклады.

Министрлык мәгълүматларына караганда, быел урман фондында 2,55 мең гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре планлаштырыла. Шуның 1,2 мең гектары «Экологик иминлек» милли проектының «Татарстанда урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында башкарылачак.

Равил Кузюров шулай ук 1,2 мең гектарда культуралар утырту, 1,348 мең гектарда табигый юл белән урман торгызу, ә 2 гектарда катнаш (комбинацияләштерелгән) ысул белән эш башкару күздә тотылуын әйтте.

Гомумән, быелгы урманнарны яңадан җитештерү һәм урман үрчетү эшләренең план мәйданы 4,608 мең гектар тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев