САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда һава +11 градуска кадәр җылыначак

24 мартка һава торышы прогнозы: Татарстанда аномаль җылылык сакланачак.

Татарстанда бүген, 24 мартта, антициклон тәэсирендә аномаль җылы һәм коры һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Республикада алмашынучан болытлы һава күзәтеләчәк. Явым-төшем булмаячак. Томан төшүе ихтимал.

Җил көньяк-көнбатыштан 4–9 метр секунд тизлектә булачак. Төнлә температура –2…–7 градус (урыны белән –10 градуска кадәр суык) булса, көндез һава +6…+11 градуска кадәр җылыначак. Казанда көндезге температура +9…+11 градус тирәсендә көтелә.

Районда исә урыны белән 12 градуска кадәр җылы булуы ихтимал.

Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев