Татарстанда ел саен якынча 200 юл-транспорт һәлакәте пошилар катнашында теркәлә. Бу хакта Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.
Аның сүзләренчә, шәһәрләр һәм бистәләр киңәю, яңа юллар барлыкка килү сәбәпле, пошилар азык эзләп еш кына юлга чыга. Хәлләрне яхшырту өчен, аучылар белән берлектә хайваннарны юллардан һәм торак пунктлардан ерактарак тоту тәкъдим ителә – аларны тоз белән ашатып, читкәрәк алып китү чаралары күрелә.
Шәрәфетдинов шулай ук Татарстанда пошилар саны иң югары күрсәткечкә – 15 мең башка җиткәнен әйтте. «Бу – безнең территория ашата алырлык максималь сан, нәкъ шулкадәр поши булырга тиеш», – дип ассызыклады ул.
Нет комментариев