Сарманлылар «Ура, авылга!» проектының финалында югары бәя алды
24 августта Казан янындагы «Идел» яшьләр үзәгендә «Ура, авылга!» проектының йомгаклау слеты узды. Чарада Татарстанның 17 муниципаль районыннан җәй дәвамында урыннарда төрле инициативалар тормышка ашырган командалар катнашты.