Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елга «Алдынгы инженерлык мәктәпләренең үсеш программаларына ярдәм итү» грантын гамәлгә кую турында указга кул куйды. Бюджеттан бу максатка 550 миллион сум юнәлтеләчәк, дип яза «Татар-информ» МА.
Грантны ике югары уку йорты алачак: А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ һәм «Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технология университеты.
Акчалар «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында Татарстанның алдынгы инженерлык мәктәпләре үсешенә ярдәм итүгә юнәлдерелә.
Нет комментариев