Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда аюлар еш очрый башлаган

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында якынча 80 баш аю исәпләнә. Аларның саны арту күзәтелә, дип яза «Татар-информ» МА.

Бу мәгълүмат Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм комитет каршындагы экспертлар советының берлектәге утырышында яңгырады. Фикерне Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов әйтте.

Ул утырышта хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану мәсьәләләренә кагылышлы мөнәсәбәтләрне көйләү турында чыгыш ясады.

– Татарстанда, гомумән, бөтен ил буенча аюлар саны арта – бу гомумроссия тенденциясе. Аучыларның кызыксынуы кимеде, хәзер нигездә һәвәскәр аучылар гына йөри. Аюның тиресе дә, ите дә аучылар өчен элеккечә кызыклы түгел, – диде Рамил Шәрәфетдинов.

Аның сүзләренчә, баш саны артканлыктан, аюларны Татарстанның Кызыл китабыннан чыгарганнар. «Әгәр хайванга куркыныч янаса яки санын көйләргә кирәк булса, оператив чаралар күрү өчен без аюларны Кызыл китаптан чыгардык. Хәзерге көндә аюлар саны шул дәрәҗәдә түгел әле, ләкин республиканың төньягында куе урманлы төбәкләр белән чиктәш булу сәбәпле, аннан күчеп килүчеләр дә бар», – дип белдерде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев