Җәмгыять

Татарстанда 8 июньдә яңгыр, яшен һәм боз булуы ихтимал

Бүген республикада көндез урыны белән кыска вакытлы явым-төшем, яшен һәм боз явуы фаразлана, дип яза «Татар-информ» МА.

Төнлә һәм иртәге сәгатьләрдә аерым районнарда томан булырга мөмкин. Җил төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә исә, көндез кайвакыт 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Һава температурасы +22…+27 градус җылылыкка кадәр күтәрелә.

Казанда көндез кыска вакытлы яңгыр, яшен ихтимал. Һава максималь +24…+26 градус булачак.

Районда да шундый һава торышы саклана. 


Нет комментариев