Җәмгыять

Татарстанда 5 июльдә яңгыр, яшен һәм +32 градуска кадәр җылы көтелә

Татарстанда 5 июльдә күк йөзе вакытлыча болытлы булачак. Кайбер районнарда кыска вакытлы яңгыр явачак, ә көндез урыны белән аның көчәюе мөмкин, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

Яшен һәм боз явуы да ихтимал.

Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә исә, кайбер урыннарда кыска вакытка 15-20 метрга кадәр көчәячәк.

Көндез һава температурасы +27…+32 градус тирәсендә булачак.

Районда да шундый һава торышы саклана. 


Нет комментариев