Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда 38,2 чакрым су юллары төзекләндерелә

Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм программасының «Россия суы» федераль проекты буенча су объектларын торгызу эшләре башланды. Хәзерге вакытта чистарту чаралары Яр Чаллыдагы Мәләкәс һәм Чаллы елгаларында, шулай ук Казандагы Нокса елгасында уза. Барлык участокларның гомуми озынлыгы 38,2 километрны тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Республикада 2030 елга кадәр 2,3 миллиард сумлык дүрт эре табигать саклау чарасын гамәлгә ашыру күздә тотыла. Аларның күпчелек өлеше — 2 миллиард сум — федераль бюджеттан финансланачак.

Татарстан Экология министры Азат Җиһаншин сүзләренчә, бүгенге көндә экологик хәлне яхшыртуны таләп итүче 50 су объекты буенча проект-смета документациясе әзерләнгән һәм уңай экспертиза нәтиҗәләре алынган. «Бу объектларның һәрберсе үз чиратын көтә, без аларны этаплап тормышка ашырачакбыз», — диде министр.

Әлеге вакытта Яр Чаллыда Мәләкәс елгасындагы эшләр 3,1 км озынлыкта алып барыла (2025–2027 елларга исәпләнгән). 2025–2026 елларда куакларны кисү, вакытлыча юллар һәм юылып чыгу карталары төзү, ләмнән чистарту эшләре үткәрелде. Хәзерге мәгълүматлар буенча, эшнең 40% тан артыгы башкарылган.

Чаллы елгасын (7,1 км) чистарту 2027–2028 елларга планлаштырыла, чараларның бәясе якынча 134 млн сум булачак. Бу проект КАМАЗның 50 еллыгына һәм Яр Чаллының 400 еллыгына багышланган тантаналы чаралар исемлегенә кертелгән.

Иң масштаблы объект — Казандагы Нокса елгасы (28 км). Андагы төзекләндерү эшләре 2028–2030 елларга билгеләнгән, аларның гомуми бәясе якынча 798 млн сум тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев