Татарстанда 35,5 меңнән артык яшь эшмәкәр теркәлгән
Татарстанның 35 яшькә кадәрге 35,5 меңнән артык кешесе республикада эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, дип хәбәр итә ТР икътисад министрлыгы. Бу төбәктәге барлык шәхси эшмәкәрләрнең өчтән берен тәшкил итә. Яшь эшмәкәрләр саны буенча Татарстан РФ субъектлары арасында бишенче урында тора, дип яза «Татар-информ» МА.
Бу күрсәткеч буенча Россиядә лидерлар – Мәскәү (112 мең), Мәскәү өлкәсе (89 мең), Краснодар крае (61 мең) һәм Санкт-Петербург (54 мең).
Татарстанның яшь эшмәкәрләре ешрак сәүдә өлкәсендә (12,6 мең), йөк ташуда (10,7 мең) һәм фәнни-техник эшчәнлектә (якынча 3 мең кеше) хезмәт куя.
Быелгы март мәгълүматлары буенча, Татарстанда барлыгы 189 меңгә якын кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты эшли, шул исәптән 121,5 меңгә якын шәхси эшмәкәр.
ТР икътисад министрлыгында искәрткәнчә, ведомство үзенә караган оешмалар белән берлектә кече һәм урта бизнеска арзан микрозайм финанславы, лизинг һәм гарантияләр бирү инструментлары аша комплекслы ярдәм күрсәтә.
Эшмәкәрләргә шулай ук проектны башлаудан чит ил базарларына чыгуга кадәр бизнес үсешенең барлык циклын үз эченә алган финанс булмаган хезмәтләр дә тәкъдим ителә. Аларга төбәк һәм халыкара күргәзмә-ярминкәләрдә катнашу, продукцияне сертификацияләү һәм алга җибәрү, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү, маркетплейсларга чыгуда ярдәм, шулай ук салым үзгәрешләренә адаптацияләү буенча белем бирү һәм консультация ярдәме керә.
Эшмәкәрләргә ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты кысаларында күрсәтелә.
Бизнеска ярдәм чаралары турында Бердәм контакт-үзәкнең кызу линиясе буенча: 8 (843) 524-90-90 номерына шалтыратып белергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев