Республикада 1 августта һава торышы үзгәрүчән булачак. Көн дәвамында урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы, ә кайбер районнарда яшенле яңгыр һәм боз төшүе ихтимал, дип яза «Татар-информ» МА.
Җил төньяк-көнбатыштан исәчәк, тизлеге секундына 5-10 метр тирәсе була. Яңгырлы участокларда җилнең, көчәеп, 15-18 метрга кадәр җитүе мөмкин.
Һава көндез +22..+27 градуска кадәр җылына. Иң югары күрсәткеч — 27 градус.
Районда да шундый һава торышы фаразлана.
Нет комментариев