Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда 22 июньдә яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Республикабызда, шул исәптән Сарман районында, һава шартларының кискен үзгәрүе турында кисәтү игълан ителде. Иртәгә, 22 июньдә, Татарстанда явым-төшемле һәм җилле һава торышы саклана.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, республика территориясендә һәм Казанда төнлә һәм көндез яшенле яңгырлар көтелә. Иртән аерым районнарда боз явуы ихтимал. Көндез җилнең тизлеге секундына 15–20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (ГТХМ) хезмәткәрләре, куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотып, түбәндәгеләрне киңәш итә:

Урамда сак булыгыз: көчле җил вакытында реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр чыбыклары астында качып торырга ярамый.

Хәвеф-хәтәрдән сакланыгыз: урамда һәм юлларда йөргәндә тирә-юньгә игътибарлы булыгыз.

Якыннарыгызны онытмагыз: балаларны караусыз калдырмагыз, өлкәннәргә һәм сәламәтлекләре буенча ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә игътибарлырак булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев