Татарстанда 13 яңа җәмәгать судьясы сайланды
Татарстан Дәүләт Советының 21 утырышында 13 җәмәгать судьясы билгеләнде. Кандидатураларны Татарстан Югары суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте, дип яза «Татар-информ» МА.
Аның сүзләренчә, барлык кандидатлар да федераль законнарда каралган тикшерү процедураларын узган, алар җәмәгать судьясының югары дәрәҗәсенә туры килә һәм сайлауга бернинди каршылыклар булмаган.
Өч елга түбәндәгеләр җәмәгать судьясы итеп сайланды: Лилия Динисламова – Азнакай суд районы (1 санлы суд участогы), Ләйсән Мортазина – Кама Тамагы суд районы (1 санлы участок), Николай Мухранов – Түбән Кама суд районы (8 санлы участок), Алла Шмакова – Казанның Яңа Савин суд районы (3 санлы участок), Давид Бит-Мурат – Казанның Идел буе суд районы (2 санлы участок), Валерия Горбунова – Казанның Совет суд районы (7 санлы участок), Рузалия Ибраһимова – Казанның Совет суд районы (11 санлы участок), Наталья Зурбашева – Чистай суд районы (2 санлы участок).
Срогы чикләнмәгән вәкаләтләр белән Лилия Фатыйхова – Балтач суд районы (1 санлы участок), Миләүшә Биктимирова – Казанның Киров суд районы (4 санлы участок), Марат Мифтахов – Яр Чаллы суд районы (9 санлы участок), Эдуард Миндубаев – Казанның Совет суд районы (1 санлы участок), Аяз Гыйздәтуллин – Тукай суд районы (2 санлы участок) – сайландылар.
Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Алексей Песошин һәм Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев