Татарстанның иң өлкән кешесенә 107 яшь тулган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренә таянып хәбәр итә.
Республикада иң озын гомер итүче — Ютазы районында яшәүче Мөхтәрәмә Хәйретдинова. Ул 1919 елның 2 апрелендә дөньяга килгән. Иң өлкән яшьтәгеләр исемлегендә шулай ук Алабугадан Клавдия Пустобаева (107 яшь) һәм Питрәч районыннан Александр Липатов (106 яшь) та бар.
Министрлык мәгълүматлары буенча, 2026 елның сентябренә Татарстанда 100 яшьлек чикне атлап чыккан 335 кеше теркәлгән. Алдагы еллар белән чагыштырганда: 2023 елда андыйлар – 211, ә 2024 елда 233 булган. Шулай итеп, өч ел эчендә 100 яшьтән узган гражданнар саны 58,8 процентка арткан. Бүгенге көндә пенсия яшьтәгеләр республика халкының 23 процентын тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез: Районыбызның ак әбисе Вәсилә Юнысовага да 104 яшь тулды. Тулырак язманы моннан укыгыз.

Нет комментариев