Җәмгыять

Сайтыбыздагы текстлар нигә сәер күренә?

Хөрмәтле укучыларыбыз! Соңгы вакытта укучыларыбыз арасында: «Сайтыгыздагы хаталардан күзләр камаша, редакциядә моны кем яза?! Сез аларны үзегез укыйсызмы?» — дип, безгә үпкә белдерүчеләр бар.

Мисал өчен, «Алдынгы чөгендерчеләрне бүләкләделәр» дигән яңалыкта Сөлек басуындагы бүләкләү турында сүз барган иде. Әмма, автотәрҗемә аркасында, «Сөлек» сүзе русчага «пиявкалар» дип тәрҗемә ителгән, ә җөмләләрнең ахырлары һәм грамматикасы бөтенләй бозылып беткән.

Гаеп — журналистларыбызда түгел, ә телефоныгызның браузерына урнаштырылган автотәрҗемәчедә, хөрмәтле дуслар! Ул сайтыбызда татарча язылган текстны, Сез сорамасагыз да, автомат рәвештә русчага әйләндерә һәм язманың мәгънәсен тулысынча боза.
Текстны дөрес итеп уку өчен, түбәндәге шартларны үтәү мөһим:

* Телефон экранындагы тәрҗемә панелен табыгыз (экранның өске яки аскы өлешендә).

* Автотәрҗемәне сүндерегез яки «Оригинал» («Показать оригинал») төймәсенә басыгыз.

Яңалыкларыбызны оригиналь һәм грамоталы телдә укуыгызны телибез.

 

 


Нет комментариев