Бүген Кайбыч районының Кошман авылы мәктәбендә «Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе – 2026» һөнәри осталык конкурсының йомгаклау этабы узды.
Бәйгедә район данын Сарман гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Нәҗметдинова яклады.
- Конкурс финалында сигез укытучы һәм дүрт тәрбияче үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, ачык дәресләр һәм мастер-класслар күрсәттеләр, - диде Чулпан Мөнир кызы.
Җиңүчеләрнең исемнәре 2 октябрьдә билгеле булачак. Казанда Укытучылар көне уңаеннан узачак тантанада җиңүчеләрне бүләкләячәкләр. Без район мөгаллимәсенә уңыш елмаюын телибез.
Бәйгене ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты һәм “Мәгариф” журналы оештырган.
Фото авторы - "Кайбыч-информ" җитәкчесе-баш мөхәррир Луиза Сөнгәтуллина
Нет комментариев