Районда автомобиль йөртүче өлкәннәр ярыштылар
Җәмгыять

Районда автомобиль йөртүче өлкәннәр ярыштылар

Ел саен, Өлкәннәр көне алдыннан, машина йөртүче өченче буын арасында автотранспорт йөртү буенча бәйге үткәрелә. Ул инде районда матур традициягә әверелде. Быел анда катнашучылар саны, алдагы елларга караганда, күбрәк тә булды. Бәйгедә сигез ир-ат һәм биш хатын-кыз ярыштылар.

Җыелу, оештыру эшләре, теория ягыннан белемнәрне сынау районның ДОСААФ оешмасы базасында үтте. Иң элек бәйгедә катнашучыларны “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесенең район филиалы начальнигы Алсу Ситдыйкова, район ЮХИДИ бүлекчәсенең баш дәүләт инспекторы Радик Шәмсиев, район ветераннар һәм пенсионерлар Советы рәисе Асыляр Харисов, ДОСААФ рәисе Илдус Мәүләвиев сәламләделәр һәм уңышлар теләделәр. “Җәлил чаткылары” һәм “Сарман таңнары” әдәби-иҗат берләшмәләре членнары Рәис Кәлимуллин белән Гөлгенә Мәрдамшина шигъри сәламнәрен җиткерделәр.
Бәйгенең практик өлеше Даулы болын территориясендәге полигонда дәвам итте. Анда да эшне тиз тоттылар елгыр өлкәннәребез. Аларны бернинди киртәләр дә куркытмады, чөнки кагыйдәләрне дә, юл йөрү тәртипләрен дә бик яхшы беләләр, тәҗрибәләре дә җитәрлек.
Нәтиҗәдә ир-атлар арасында беренчелекне Нөркәйдән Рафит Хәйбрахманов алды. Мортамактан Мөнир Салихов – икенче, Иске Минзәләбаштан Нияз Големов өченче булдылар.
Иң оста хатын-кыз йөртүче булып Сарманнан Даимә Кәлимуллина танылды. Ләкедән Елена Константинова – икенче, Сарманнан Венера Мөхәммәдиева өченче урынны алдылар.
Башка катнашучылар – Раян Әхмәтбаев, Разин Низамов, Мисбах Ризатдинов, Халит Гәрәев, Гөлгенә Мәрдамшина, Дания Нуриәхмәтова да истәлек бүләкләренә лаек булдылар.
Җиңүчеләрне һәм призерларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итте. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова да матур теләкләрен юллады. Барлык катнашучылар да Грамота һәм истәлек бүләкләренә ия булдылар.


Нет комментариев