Татарстан урманнарын янгыннан саклау өчен 2,4 мең км киртәләр булдырылган
Татарстанда урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча планның зур өлеше үтәлде. Белгечләр 2,4 мең км яңа минераллаштырылган янгынга каршы полосалар булдырды һәм 4,8 мең км буенча барлык полосаларны карап-чистарту эшләрен башкарды. Бу хакта ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов сөйләде, дип яза «Татар-информ» МА.
– Урман янгыннарын булдырмау – безнең төп бурыч. Янгынга каршы минераллаштырылган полосалар уттан саклаучы киртә булып тора, янгынның зур мәйданнарга таралуына юл куймый, басулардан яки башка категориядәге җирләрдән утның урман фондына күчүенә каршы тора, – дип аңлатты ул.
Урман фонды җирләрендә урман янгыннары мәйданын кыскарту – «Экологик иминлек» милли проектының «Урманнарны саклау» федераль проектына керүче «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының максатлы күрсәткече.
«Экологик иминлек» милли проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2025 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Анда өч максатлы күрсәткеч билгеләнгән: урман торгызу һәм урман утырту мәйданнарының киселгән һәм үлгән урман утыртулары мәйданына чагыштырмасы, урман торгызу мәйданнарының урманнар урнашкан җирләргә чагыштырмасы, шулай ук урман фондында урман янгыннары мәйданын 2021 елга карата кыскарту.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев