Татарстан укытучылары «Беренче укытучы» конкурсының чираттагы этабына чыкты
2026 елгы Бөтенроссия «Беренче укытучы» һөнәри бәйгесендә сайлап алу турының беренче өлеше тәмамланды. Конкурс комиссиясе карары нигезендә, илнең төрле төбәкләреннән 104 башлангыч сыйныф укытучысы икенче турга үтте. Бу сан эчендә Татарстаннан биш педагог та бар — бу хакта республика Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
Читтән торып уздырыла торган сайлап алуның икенче туры 2026 елның июнь аена билгеләнгән. Анда катнашучылар өчен ике конкурслык сынау әзерләнгән. Педагоглар жеребьевка ярдәмендә төркемнәргә бүленәчәк, ә фикер алышулар һәм проблемаларны хәл итү видеоконференция рәвешендә оештырылачак. Бер төркем өчен биремне башкару вакыты 45 минуттан да озын булмаячак.
Икенче этапта Татарстан вәкилләре исемлеге мондый: Мөслим районы Олы Чакмак мәктәбеннән Инзилә Шакирова, шул ук районның Митрәй башлангыч мәктәбеннән Лилия Әхмәтвәлиева, Казанның 8 нче гимназиясеннән Энҗе Фазлыева, Митрәй башлангыч мәктәбеннән Гөлнара Гыймранова (Мөслим районы) һәм Чаллы шәһәренең 7 нче урта мәктәбе укытучысы Алия Абдрахманова.
Сайлап алу этабының йомгаклары 2026 елның июлендә игълан ителәчәк. Жюри әгъзалары иң күп балл туплаган 30 катнашучыны билгеләячәк — алар конкурсның очный финалына юл алачак. Финал уздыру урыны итеп Камчатка сайланган, чөнки анда узган елгы бәйге җиңүчесе Тамара Котова туып-үскән. Бу чара сентябрь аенда планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев