Татарстан мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укытучыларына кытлык бар
Татарстанда математика, рус теле, башлангыч сыйныфлар, чит телләр, физика, информатика, тарих, биология, химия укытучыларына, шулай ук балалар бакчасы тәрбиячеләренә ихтыяҗ зур. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде, дип яза «Татар-информ» МА.
Аның әйтүенчә, 2025–2026 уку елы башына педагогик кадрларга ихтыяҗ 2 меңнән артык кеше тәшкил иткән. Шул ук вакытта бер генә мәктәп тә укытучысыз калмаган. Министр билгеләп үткәнчә, укытучылар кытлыгы мәсьәләсен өлешчә хәл итү максатыннан педагогик юнәлешләрдә белем алучы өлкән курс студентларын эшкә тарталар.
Педагогларга иң зур ихтыяҗ Казан, Чаллы шәһәрләрендә, Түбән Кама, Биектау һәм Лаеш районнарында күзәтелә.
— Без мәктәпләргә мөмкин кадәр күбрәк яшь укытучыларның килүен телибез. Ләкин хәзерге вакытта безнең мәктәпләрдә 35 яшькә кадәрге укытучылар нибары 24 процент тәшкил итә, — дип ассызыклады Илсур Һадиуллин.
Министр сүзләренә караганда, яшь педагоглар эшләгән беренче өч ел дәвамында ай саен 10 мең сум өстәмә ала. «Элек бу сумма 1,1 мең сумнан бераз гына югарырак иде, аннары — 2,5 мең сум. Әмма Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы белән 2025 елның 1 сентябреннән ул 10 мең сумга кадәр арттырылды. Бүгенге көндә 3 меңнән артык яшь укытучы бу өстәмәне ала. Бу — аларның хезмәтләре өчен матди һәм әхлакый бүләк», — дип өстәде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев