Татарстан – яшь эшмәкәрләр саны буенча илнең биш лидеры арасында
Россия субъектлары арасында яшь эшмәкәрләр саны буенча Татарстан Республикасы бишенче урында бара. ТР Икътисад министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада 35 яшькә кадәрге 35,5 меңнән артык кеше үз эшен алып бара. Алар төбәктәге барлык шәхси эшмәкәрләрнең якынча өчтән бер өлешен тәшкил итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Әлеге күрсәткеч буенча Мәскәү (112 мең), Мәскәү өлкәсе (89 мең), Краснодар крае (61 мең) һәм Санкт-Петербург (54 мең) алдынгы дүртлектә. Татарстанның яшь эшмәкәрләре өчен иң популяр өлкәләр – сәүдә (12,6 мең кеше), йөк ташу (10,7 мең) һәм фәнни-техник эшчәнлек (3 меңгә якын). Агымдагы елның мартына республикада 189 мең кече һәм урта бизнес субъекты исәпләнә, шул исәптән 121,5 мең шәхси эшмәкәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев