Татарстан делегациясе Минскидагы Җәмигъ мәчетендә булды
Россия һәм Беларусь регионнарының XIII форумы кысаларында Татарстан делегациясе Минскидагы Җәмигъ мәчетенә сәфәр кылды. Делегация составында – Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Югары Ослан районы башлыгы Евгений Варакин, Татарстанның Беларусьтагы сәүдә-икътисад вәкиле Илһам Кашапов һәм башка рәсми затлар, дип яза «Татар-информ» МА.
Кунакларны Беларусь мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әбу-Бәкер Шабанович һәм татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре каршы алды. Очрашуда милләтнең гореф-гадәтләрен һәм үзенчәлеген саклап калу мәсьәләләре тикшерелде. Альберт Хәбибуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе вазифасын башкаручы Марат Әхмәтов һәм республика парламенты исеменнән чыгыш ясап, чит илләрдәге ватандашларга ярдәм итү эшенә Татарстанда зур әһәмият бирелүен ассызыклады.
Мөфти Әбу-Бәкер Шабанович Татарстан җитәкчелегенә һәм шәхсән Рөстәм Миңнехановка Беларусь татарларына күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. Иҗтимагый оешма вәкилләре «Минскида Казан көннәре» һәм «Казанда Минск көннәре» кебек чараларның мәдәни элемтәләрне ныгытудагы әһәмиятен билгеләп үтте.
Сөйләшүләр азагында Хәбибуллин мәчет китапханәсенә Татарстан турында китаплар бүләк итте. Беларусьта бүгенге көндә 8,5 меңгә якын татар яши – алар XIV гасыр поляк-литва татарларының һәм совет чоры күченеп килүчеләренең нәселе. Илдә «Чишмә», «Зикр уль-Китаб» берләшмәләре, фольклор ансамбльләре эшли, 1999 елдан Сабантуй бәйрәме уздырыла. Исегезгә төшерәбез, Минскидагы хәзерге Җәмигъ мәчете 1962 елда җимерелгән иске гыйбадәтханәнең кыяфәтен тулысынча кабатлый, аның ачылуы 2016 елда булган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев