Татарстан белем бирү кластерлары булдыру буенча Россиядә алдынгы позицияне яулады
Татарстан урта һөнәри белем бирү өлкәсендә ил буенча алдынгы төбәкләр исемлегендә баруын раслады.
Ел башында булган мәгълүматларга караганда, «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль программасы кысаларында республикабызда 22 белем бирү-җитештерү кластеры уңышлы эшләп килә. Россиянең 79 төбәгендә барлыгы 300дән артык шундый үзәк оештырылган, һәм Татарстан бу юнәлештә зур уңышларга иреште, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. «Профессионалитет» программасы студентларга уку вакытында ук заводлардагы кебек үк реаль һәм заманча җиһазларда тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирә. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, бу чыгарылыш укучыларына озак стажировкалар узып вакыт югалтмыйча, белгечләр белән беррәттән шундук эшкә кереп китәргә һәм беренче көннән үк республика икътисадына файда китерергә юл ача. Проектны гамәлгә ашыруның гомуми финанслау күләме 2,9 миллиард сумнан артып китә, шуның 1,9 миллиардын федераль бюджет бүлеп биргән, Татарстан казнасыннан 547,8 миллион сум юнәлтелгән, ә эш бирүчеләр үз чиратында 491,05 миллион сум керткән. Бүген кадрлар әзерләү республика өчен иң кирәкле булган 9 төп тармак, аерым алганда, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, металлургия, химия сәнәгате, ягулык-энергетика комплексы, туризм, сәнгать, төзелеш һәм электротехника өлкәләре буенча алып барыла. Татарстанның әлеге проектта лидер булуы төбәкнең куәтле сәнәгать базасы белән бәйле, чөнки «КАМАЗ», «Татнефть», «Агросила», «Алабуга» кебек гигант предприятиеләр кластерларның актив партнерлары булып тора һәм уку мәйданчыкларын җиһазландыруга үз акчаларын кертә. Әлеге хәрәкәт республикада 2022 елда Алабуга политехника колледжыннан башланып киткән иде, ә 2027 елга төбәктә тагын 4 яңа белем бирү-җитештерү кластеры эшләтеп җибәрү планлаштырыла, алар Лениногорск, Яшел Үзән һәм Казан көллиятләре базасында оештырылачак, бу исә Сарман районы яшьләре өчен дә хезмәт базарында сорала торган һөнәр алуга өстәмә мөмкинлекләр бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев