САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарча диктантны Ләшәү Тамак мәктәбендә дә яздылар

.

ЛәшәүТамак төп гомуми белем бирү мәктәбе дә дөнья күләмендә бара торган "Татарча диктант - 2024" халыкара акциясенә кушылды. 9 ноябрь көнне  барчабыз бергә җыелып, матур әдәбиятыбыз җэүһәре булган әдәби әсәрдән өзекне тыңладык, аны диктант итеп яздык. Кечкенәләр дә бездән калышмады. Алар өчен " Туган як кайдан башлана?" дигән текстны сайладык. Өлкәнрәк буын вәкилләре дә үзләренең белемнәрен сынап карадылар, балачакларын искә алдылар.  Диктант башланыр алдыннан оештырылган линейкада Тукаебызнын "Туган тел"е яңгырады, ветеран-мөгаллим  Фирдәүсә Хәбибуллина,  укучыларны сәламләп, туган телнең әни кебек үк бердәнберлеген, кабатланмаслыгын, кадерлелеген ассызыклады һәм аны сакларга, өйрәнергә чакырды. Өлкәннәрнен дә безнең янәшә  булуы акциянен мөһимлеген тагын да көчәйтте. Хәзер безгә активлык, бердәмлек кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев