САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Татарча диктант» акциясе үткәреләчәк

13-15 октябрь көннәрендә дөньякүләм татар теленнән белем тикшерү «Татарча диктант» акциясе узачак.

Акциянең максаты — татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итү, дөнья буйлап таралып яшәгән татарларны берләштерү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм татар теленә карата мәхәббәт уяту.

Быел «Татарча диктант» акциясе сигезенче тапкыр оештырыла. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. Узган елны бу акция 31 ил һәм Россиянең 74 төбәгендә яшәүче милләттәшләребез катнашында узды.

Агымдагы елның 13-15 октябрь көннәрендә 13:00 сәгатьтә «Татарча диктант» акциясенең «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында онлайн трансляция алып барылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев