Татар телендә балалар энциклопедиясе китаплары басылып чыкты
Татарстан китап нәшрияты «Балалар энциклопедиясе» сериясеннән татар телендә төсле китаплар әзерләгән. Яңа басмалар уңайлы форматта чыгарылган һәм балаларның ата-аналар яки тәрбиячеләр белән бергә белем алуына ярдәм итәчәк, дип яза «Татар-информ» МА.
Күп томлы әдәби проект Татарстан Рәисе каршындагы Татар теле һәм республика халыклары туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырылган. Китапларның күп өлеше мәктәпкәчә учреждениеләргә тапшырылачак.
Нәшрият вәкилләре билгеләп үткәнчә, бу серия өй китапханәләре өчен дә кыйммәтле бүләк булып, балаларны мәктәпкә әзерләүдә ышанычлы ярдәмчегә әйләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев