САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Мәдәният

Татар намазлыгы күргәзмәсе — «Казан Кремле» музей-тыюлыгында

Россиядә Халыклары бердәмлеге елы һәм 2026 елда Казанның Ислам дөньясының мәдәни башкаласы булуы уңаеннан, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы татар намазлыгына багышланган күргәзмә оештыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте җиткерә, дип яза «Татар-информ» МА.

Күргәзмәнең төп бурычы — татар намазлыгының гыйбәдәт әсбабы гына түгел, ә рухи бердәмлек, буыннар бәйләнеше һәм гаилә кыйммәтләре символы икәнен күрсәтү. Проект халык традицияләрен сакларга, таратырга һәм Россиянең төрле милләт вәкилләре арасында үзара аңлашуны ныгытырга ярдәм итәчәк.

Күргәзмәне әзерләүдә «Татмедиа» АҖ, Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния Нәзарәте һәм республика районнары музейлары партнер булып тора.

Күргәзмәнең нигезен — татар гаиләләрендә (Татарстанда һәм аннан тыш) сакланган борынгы намазлыкларны вакытлыча җыю тәшкил итә. Экспозиция тәмамлангач, алар хуҗаларына кире кайтарылачак.

Күргәзмә 2026 елның октябреннән 2027 елның февраленә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев